«Россия иреклесе-2020» Бөтенроссия иреклеләр инициативалары кбәйгесе финалистлары билгеле булды

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

«Россия иреклесе-2020» - инициативалы кешеләрне ачыклау һәм актив гражданнар өчен социаль лифтлар булдыруга юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган иреклеләр проектлар тәкъдим итә алырдай бәйге.  

Чирекфинал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан ярымфиналга 28 катнашучы үтте.

Бәйгенең ярымфиналы 2020 елның 19-20 сентябрендә Идел буе һәм Көньяк федераль төбәкләренең иреклеләр форумы кысаларында узды. Татарстан Республикасыннан 5 проект финалга чыкты.

Финалистларны бүләкләү тантанасы 2020 елның 2-5 декабрендә узачак.

20 октябрьдә «Россия иреклеләре» бәйгесендә катнашучы проектлар өчен хтавыш бирүе старт алды. Тавыш бирү 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International