Идел буе федераль округы студент отрядларында катнашучылар сервис һәм педагогик юнәлешләрне сайлыйлар

2020 елның 23 октябре, җомга

23 октябрьдә Яшьләрне эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узды, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы студент отрядларының «өченче хезмәт семестры-2020» нә йомгак ясалды.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының үзәк штабы комиссары Мария Корнилова, «Россия Студентлар Отрядлары» Идел буе федераль округы студентлар отрядлары штабы җитәкчесе, Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев һәм Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин катнашты.

Тимур Сөләйманов  яшьләргә эш порталы турында сөйләде, ул инде башлангыч этапта ук яшьләргә эш табарга һәм эшләргә ярдәм итә.

Матбугат конференциясе кысаларында Мария Корнилова яшүсмерләрне оешма эшчәнлегенә җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International