Сишәмбе, 20 октябрьдә, «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе – «Россия иреклесе – 2020» Бөтенроссия волонтерлык инициативалары бәйгесе кысаларында проектлар өчен тавыш бирү башланды.
Тавыш бирү - бәйгенең соңгы этабының мөһим өлеше, аның нәтиҗәләре җиңүчеләрне билгеләгәндә исәпкә алына.
Иң яхшы проектлар өчен тавыш бирүдә Россия төбәкләрендә яшәгән һәркем катанаша ала. Тавыш бирү 13 ноябрьдә 23:59 (Мәскәү вакыты буенча) тәмамлана.
Проектларның юнәлешләре:
DOBRO.RU порталында жюриның тулы составы һәм бәйгедә катнашучы проектлар белән танышырга мөмкин, тавышны әлеге сылтама аша бирергә була: https://dobro.ru/vote.
«Россия иреклесе – 2020» бәйгесе җиңүчеләренең исемнәре 5 декабрьдә Иреклеләр көнендә билгеле булачак.