Казанда Яшь дәүләт хезмәткәрләре республика форумы узды

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Бүген, 27 октябрьдә, Милли китапханәнең яңа бинасында яшь дәүләт хезмәткәрләренең беренче республика күләм форумы узды. Ул үз мәйданында дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында эшләүче 100 катнашучыны берләштерде.

Чарага рәсми стартны Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бирде.

«Яшь дәүләт хезмәткәрләре - дәүләт системасының киләчәге. 5-10 елдан соң алар төп карарлар кабул итәчәк. Яшь белгечләрнең дәүләт хезмәтенең кешеләр алдында җаваплылык белән бәйле булуын, кешеләр файдасына эшләргә әзер булуын аңлавы бик мөһим», - диде министр.

Дәүләт хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов та мөрәҗәгать итте.

«Без бергә яшь дәүләт хезмәткәренең яңа, позитив образын булдырырга тиеш, аларның идеяләре көндәлек тормышта чагылыш таба һәм җәмгыятькә ярдәм итә ала», - дип билгеләп үтте Александр Белов.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай ук яшь дәүләт хезмәткәрләрен сәламләде.

Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сүзләренә караганда, форумның төп максаты – ведомствоара яшьләр диалогын булдыруга беренче адым ясау.

Форумның белем бирү программасы кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында яшь белгечләрнең үсеш перспективалары турында фикер алышу, «яшь дәүләт хезмәткәре – 2030: киләчәк командасы» эшлекле уены, шулай ук ачык очрашулар планлаштырылган, алар дәүләт хезмәтендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International