27 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел казанышы – 2019» республика премиясен тапшырдылар.
Җиңүче һәм Гран-прига Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студенты Илдар Мостафин лаек булды.
Инде күркәм традиция буенча бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Студентлар Лигасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Руфат Кыямов ачып җибәрде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов «Тулай торак студентлар советы» һәм «Студентлар үзидарәсе органы» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләде. «Ел тулай торагының студентлар советы» номинациясендә Әлмәт политехника техникумы, «Елның студентлар үзидарәсе органы» номинациясендә Яшел Үзән механика көллияте җиңүче булды.
«Елның студентлар проекты» номинациясендә җиңүчеләргә премияне Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина тапшырды. Иң яхшысы-Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең студентлар киносы студиясендә катнашучылар һәм башкалар.
Премияне оештыручыларның максаты - урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы талантлы студентларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.