Казанда «Яшьләр Мәдәният Менеджмент 2020» форумы тәмамланды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

23 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Казанда «МКМ: Яшьләр, мәдәният һәм менеджмент» беренче региональ форумы узды. Ул Татарстаннан йөзгә якын катнашучыны берләштерде: алар арасында 50дән артык Казан һәм 20 муниципаль район вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Форум кысаларында Татарстан Республикасында мәдәният волонтерларының киләчәк эшчәнлеге белән бәйле 9 идея һәм проект эшләнде, мәдәният өлкәсендә социаль проектлау, менеджмент һәм волонтерлык, федераль экспертлардан soft skills үсеше буенча 15 мастер-класс, Татарстан Республикасы һәм Россия мәдәният эшлеклеләре белән 5 «мәдәни диалог» үткәрелде.

Форум кунаклары арасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы, психологик тәэмин итү бүлеге башлыгы Вера Герасимова, Татарстан Республикасы доброволецлык мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин, ICF профессиональ коучысы, Erickson Coaching International рәсми вәкиле, психолог-тренер Александр Мачуха һәм башкалар бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International