Идел буе федераль округы студентлар отрядларының X юбилей слеты узды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

23-25 октябрьдә Казанда Идел буе федераль округы студентлар отрядларының X юбилей слеты узды. Слетта заманча хәрәкәтнең иң яхшы 400 вәкиле һәм Идел буе федераль округының 14 регионыннан студентлар отрядлары ветераннары катнашты.

Идел буе федераль округының студентлар отрядлары слеты – ул традицион чара, анда өченче хезмәт семестрына йомгак ясала, студентлар отрядларының иң яхшы катнашучылары бүләкләнә һәм округның бөтен территориясендә эшчәнлек үсешенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнә.

Слет программасына soft skills, digital, team building, SMM, event management, fund raisin юнәлешләре буенча белем бирү блоклары керде.

Слетның нәтиҗәсе Идел буе федераль округының төбәк бүлекчәләре җитәкчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсе булды, анда якындагы елга Идел буе федераль округында студентлар отрядларын үстерү векторы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International