Татарстанда яшьләр торак конкурсына йомгак ясадылар. 18 муниципаль берәмлектән 49 кеше социаль ипотека программасы буенча фатир алу хокукына ия булды. Программада Казан халкы гына түгел, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама яшьләре дә актив катнашты. Бөгелмә, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Алабуга, Минзәлә һәм башка районнардан җиңүчеләр бар.
Яшь лидерларны ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов котлады.
Узган конкурста яшьләр оешмаларының, студентлар үзидарәсенең яшь активистлары, 30 яшькә кадәрге белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре, 35 яшькә кадәрге галимнәр катнашты. Конкурста катнашу өчен мәҗбүри шарт-гариза бирүченең яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары, Татарстан яшьләре белән эшләү.
Конкурсны оештыручы-ТР Студентлар лигасы. Конкурс ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәмендә оештырылды. Ул 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм яшь лидерларга ташламалы шартларда яңа фатирлар алу мөмкинлеге бирә. Ел саен социаль ипотека программасында катнашу хокукына ия булган 49 кеше ачыклана. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 266 лидер проект тарихында җиңү яулады.