4 ноябрьдә Казанда «Таба» яшьләр этнофорумы узачак. Форум, 18 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектлары булган 200 яшь кешене җыячак.
Форумның максаты-яшьләр арасында этник өлкәдә иң актуаль һәм кирәк булган проектларны үстерү, аларга ярдәм итү һәм алга таба гамәлгә ашыру өчен платформа булдыру. Форум программасында-«Таба» этно – проектлар акселераторының питчинг сессиясе, Халыклар дуслыгы фестивале, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкиллекләре слеты, «Милли актуаль» проект офисы кысаларында казанышлар күргәзмәсе һәм «Global Zomia-музыка индустриясендә фольклорга академик карашлар» темасына иҗади очрашу каралган. Ә «Таба» этнопроектлары акселераторы финалистлары иганәчеләргә, грант бирүчеләргә һәм остазларга питчинг-сессиядә иң уңышлы практикалар тәкъдим итә.