Татарстанлылар 2021 елга ТР Яшьләр министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен тавыш бирә алалар

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда 2021 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының төп максатлары һәм бурычлары өчен онлайн-тавыш бирү башланды.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Беренче этапта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының 2021 елга бурычлары буенча тәкъдимнәрне Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары – экспертлар формалаштырдылар. Өстенлекле бурычлар арасында – авыл яшьләренең проектларын үстерүгә ярдәм итү, волонтерлар хәрәкәтен үстерү, чит ил студентлары белән эшләү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International