Казанда «Таба» яшьләр этнофорумы узды, ул 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендә проектларны тормышка ашыручы, яшьләр арасында Татарстан халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыруга ярдәм итүче 200 яшь кешене җыйды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов: «Бу этнофорум Татарстан яшьләре рухын чагылдыра. Чөнки нәкъ менә яшьләр - Республикабызның ышанычлы киләчәге, ә аларның проектлары Татарстанда яшәүче төрле халыкларның бердәмлегенә хезмәт итәчәк».
Форум кысаларында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкиллекләренең слеты, «Милли – актуаль» проект офисы кысаларында казанышлар күргәзмәсе һәм «Global Zomia – музыка индустриясендә фольклорга академик карашлар» темасына иҗади очрашу узды. Төп вакыйга «Таба» этно-проектлар акселераторының питчинг-сессиясе булды, анда катнашучылар үз проектларын спонсорларга, грант бирүчеләргә һәм остазларга тәкъдим иттеләр. Финал питчингына 17 проект сайлап алынды, аларның өчесе 50 мең сумлык сертификатлар алды.