Татарстанда 2020-2021 елларда М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча бәйгегә гаризалар кабул ителә башлады.
Премия ике елга бер тапкыр дүрт номинантка тапшырыла. Бәйгегә йомгак ясау февраль аенда-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә үткәреләчәк.
Бәйгенең Нигезләмәсе белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Гаризалар 2021 елның 15 гыйнварына кадәр Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт адресы буенча кабул ителә.
Элемтә өчен: тел: (843) 231-81-29, (843) 231-81-19, e-mail: Molodezh.Centr@tatar.ru