Быел дистанцион форматта узучы XIX Россиянең Дельфия яшьләр уеннарына нәтиҗәләр ясалды. Анда илнең 72 субъектыннан 1706 делегат, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 39 кеше катнашты.
Делегация 18 номинациядә тәкъдим ителде һәм 9 медаль яулады: 2 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль, 5 махсус приз. Россиянең унтугызынчы Дельфий яшьләр уеннары 6-11 октябрьдә онлайн-форматта узды. Төп оештыру-мәгълүмати платформа итеп Телеграм сайланган иде. Уеннар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе А.Э. Вайно тарафыннан 2019 елның 18 октябрендә расланган 2020 елда Хәтер һәм Дан елын Россия Федерациясендә үткәрү буенча төп чаралар планына кертелде.
Чара Россиянең иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү, мәгариф, эстетик һәм патриотик тәрбия бирү, яшьләр арасында әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, илнең бердәм мәдәни киңлеген ныгыту, Россия Федерациясе субъектларының мәдәни потенциалын саклау һәм үстерү, иҗади үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, балаларның һәм яшьләрнең иҗади потенциалын ачу һәм үстерү, шәхеснең гармонияле барлыкка килү, вакыйгалар туризмын һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү максатларында үткәрелә.