Дамир Фәттахов: «Шатлык» яшьләр үзәгендә барлык яшьләр өчен дә мөмкинлекләр тудырылган!»

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Эш визиты кысаларында Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Яр Чаллыда булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә министр «Шатлык» яшьләр үзәгендә капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләде. «Шатлык» яшьләр үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып талантлы һәм сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, үзешчән һәм профессиональ сәнгать иҗатын үстерү тора. Әйтергә кирәк, үзәктә 2018 елдан башлап этаплап үткәрелгән капиталь ремонт тәмамланды. Республика бюджетыннан яшьләр үзәген ремонтлауга 70,7 млн сум бүлеп бирелгән. Капиталь ремонт барышында бинаның фасадын, керү төркемен яңарттылар, тәрәзәләрне алыштырдылар, яңа ишекләр урнаштырылды һ.б. Бина эчендә шактый үзгәрешләр булды. Дамир Фәттахов капиталь ремонт нәтиҗәләрен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International