Түбән Кама районындагы «Кама Артек» лагерында яшьләр сәясәте өлкәсе җитәкчеләренең эшлекле сессиясе узды. Ике көн дәвамында Татарстанның 45 районыннан килгән яшьләр эшләре буенча бүлек башлыклары укулар уздылар.
Сессия кысаларында дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә районның үсеш стратегиясен әзерләү буенча укулар узды, тиздән һәр район Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегенә үсеш стратегиясен тәкъдим итәчәк.
Кичә семинарда катнашучылар белән Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм шәһәр мэры Айдар Метшин очрашты. Министр үз чыгышында яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә тукталды һәм һәр районда яшьләр белән эшләү өчен җавап бирүче кешене яшьләр белергә тиеш дип билгеләп үтте.