Казанда беренче тапкыр «Мәгарифтә һәм яшьләр сәясәтендә коррупция куркынычлары» темасына яшьләр дискуссия клубы утырышы узды. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан хокук бозуларны профилактикалау һәм яшьләр арасында коррупциягә каршы культура формалаштыру мәсьәләләренә игътибарны арттыру максатыннан оештырылды.
Дискуссия клубы эшендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Ришат Гузәйров, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова катнашты.
Утырышта мәгарифтә коррупция куркынычы темасына битараф булмаган яшь кешеләр - яшь педагоглар, юридик үзәкләр һәм коррупциягә каршы студентлар комиссияләре җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм лидерлары, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль берәмлекләр башлыкларының ярдәмчеләре, муниципаль районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Дискуссия клубының мондый утырышлары экология, авыл хуҗалыгы һәм социаль мәсьәләләр буенча да үткәреләчәк.
Утырышны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте, «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» РИО Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештыра.