«Наше время - Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабы Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында узды.
Фестивальнең суперфиналына эләгү хокукы өчен Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә 400 дән артык конкурсант көч сынашты.
Фестивальнең зона этабы Әлмәттә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узды.
Бәйгенең чираттагы зона этабы 20, 21 ноябрьдә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узачак.
Быел «Наше время - Безнең заман» фестивале тарих өчен әһәмиятле ике датага - ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Фестивальгә катнашучылар гаризаларны онлайн режимында бирделәр.