Дамир Фәттаховның Халыкара студентлар көне белән котлавы

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Кадерле дуслар, студентлар!

Сезне Халыкара студентлар көне - яшьлек, оптимизм, романтика һәм өметләр бәйрәме белән котлыйм!

Студент еллары-иң рәхәт вакыт, яшьлек һәм хыял-өметләр чоры. Нәкъ менә шул вакытта  тугры дусларыңны очратасың,  булачак шәхси һәм һөнәри уңышларга нигез салына. Сезнең алган белемнәрегез һәрвакыт кирәк булуын телим. 

Сезнең студент еллары якты вакыйгаларга бай булсын!

Сезгә сәламәтлек, уңышлы уку, үз көчегезгә ышаныч, казанышлар һәм җиңүләр телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International