«БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивален гаризалар кабул ителә башлады 

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе
Рөстәм Бикмуллин исемендәге XIX Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә гаризалар бирү кампаниясе башланды.

2001 нче елдан башлап, «Сәләт» берләшмәсе үзенең якын дусты, фикердәше, автор-башкаручы Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан, шул исемдәге җыр һәм шигырь фестивале оештыра. Конкурста иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнаша. Катнашучыларның яше 12-дән алып 22-гә кадәр.

Фестивальнең максатлары: - иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән максатлы рәвештә һәм даими эшләү, аларның проблемаларына дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү; - җыр һәм шигърият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү; - балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль культура тәрбияләү; - сәләтле балалар һәм яшьләр – республиканың интеллектуаль-рухи потенциалы булуын тагын да ассызыклау, җәмәгатьчелеккә җиткерү; - сәләтле балаларның һәм яшьләрнең дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерү. «БикаФест» ике юнәлеш буенча үткәрелә: музыкаль һәм әдәби. Музыкаль юнәлеш берничә номинацияне үз эченә ала: - иң оста автор-башкаручы; - иң оста коллектив-башкаручы; - татар халык җырын иң оста башкаручы; - татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы; - татар җыры стилизациясе. Әдәби юнәлеш ике номинациягә бүленә: - үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция) - башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция). «БикаФест» ике этапта үткәрелә: 1 этап – гаризаларны кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу (20-нче октябрь – 20-нче ноябрь). Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә. 2 этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу. Беренче этап нәтиҗәсендә катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул 2020 нче елның 4 нче декабрендә Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 23) узачак. Конкурс нәтиҗәсендә фестивальнең Гала-концерты булачак. Ул 2020 нче елның 5 нче декабрендә шулай ук Сәләт Йортында уза. Гала-концертта «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк. Шунысы игътибарга лаек: бүген татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. – иҗат юлларын «БикаФест»та җиңүләрдән башлаган шәхесләр. «Әлеге чара яшьләрне берләштерә. Шунда очрашып, алар кемнең нәрсә белән «янып» йөргәнен күрәләр. Иҗат мәсьәләсендә кемдә нинди яңалык, башкару стилендә, текстында нинди үзенчәлек бар, кайсылары белән уртаклаша ала – боларның барысын да алар «БикаФест»та күреп белә. Чараның төп асылы да шунда»,  – ди Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов. Фестивальдә жюри әгъзалары да үз осталыкларын күрсәтә. Моның да зур «плюс» икәнлеген билгеләп үтә үзе дә кайчандыр фестиваль лауреаты булган җырчы.

Тулырак мәгълүмат www.selet.biz сайтында һәм ВК социаль челтәрендәге төркемдә: vk.com/selet.official.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International