2015-нче елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт Клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. 5 ел дәвамында әлеге чарада 400 дән артык кеше катнашты, 40 җиңүче билгеләнде. Беренче ел белән чагыштырганда номаницияләр бермә-бер артты: хәзер аларның саны 12гә җитә. Премия тапшыру тантаналары Татарстан башкаласының иң зур концерт залларында үткәрелде.
Премиянең максаты – Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, проектлар авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү. Республикакүләм «Сәмрух» сәләтле балалар һәм яшьләр премиясендә Сәләт хәрәкәтендә актив балалар, яшьләр, укытучылар катнаша.
Премия дүрт этапта уздырыла:
1 нче этап – «Гаризалар кабул итү». Катнашучылар гаризаны расланган форма белән www.selet.biz сайтында тутыралар һәм портфолиоларын оештыру комитетына җибәрәләр. Вакыты – 2020 елның 30 нчы ноябренә кадәр.
2 нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Вакыты – 2020 ел, 1 - 4 нче декабрь.
3 нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Вакыты – 2020 елның 8 нче декабреннән - 2021 елның 19 нчы гыйнварына кадәр.
4 нче этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». 2021 ел, февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. Тантананы үткәрү датасы һәм вакыты оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә.
Ел саен уздырылучы «Сәмрух» премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Ел директоры» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2020» профильле аланнар директорлары гына катнаша ала).
- «Ел өлкән әйдаманы» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2020» профильле аланнарның өлкән әйдаманнары гына катнаша ала).
- «Ел аланы» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2020» профильле аланнары гына катнаша ала).
- «Ел сәлкеше» (әлеге номинациядә 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган, Сәләт хәрәкәтендә активлыгы 2 елдан да ким булмаган сәлкешләр катнаша ала).
- «Ел әйдаманы» (әлеге номинациянең лауреатлары һәм җиңүчесе Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы 2020» бәйгесе нәтиҗәләре нигезендә билгеләнә).
- «Ел клубы» (Сәләт хәрәкәтендә кимендә бер ел эшчәнлек тәҗрибәсе булган клублар гына катнаша).
- «Ел кулдашлары» (әлеге номинациядә Сәләтнең 2020 нче елның профильле сменасында кулдаш буларак (бер төркемдә) эшләгәннәр генә катнаша ала).
- «Сәләт җырлый» (әлеге номинациядә 2019 – 2020 нче елларда авторлык җыры (сүзләре һәм көе авторлар тарафыннан иҗат ителгән, шулай ук автор аранжировкалары да булырга мөмкин) катнаша ала).
Быел өр-яңа бер номинация өстәлде – «Ел инициативасы» номинациясе. Әлеге номинациядә төбәк «Сәләт» клублары һәм Сәләт активы мәктәбе проект төркемнәре эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылып, уңышка ирешкән проектлар катнаша. Проектны тормышка ашыру вакыты бер айдан да ким түгел.
Бу елгы «Сәмрух» премиясенең тагын бер үзенчәлеге: портфолиолар электрон рәвештә кабул ителә. Катнашучы заявкасында тутырылган гариза һәм электрон портфолио булырга тиеш. Гаризалар 2020 елның 30 нчы ноябренә кадәр кабул ителә.
Электрон портфолиолар флешкада оештыру комитетына тапшырыла. Оештыру комитеты адресы: Сәләт Йорты, Казан шәһәре, Островский урамы, 23 нче йорт, 3 нче бүлмә. Яки оештыру комитетының электрон почтасына җибәрелә: samruh@selet.biz.
Өстәмә мәгълүмат һәм бәя бирү критерийлары белән Сәләт сайтында танышырга мөмкин.