Казанда якындагы берничә елга иреклелек (волонтерлык) үсеше мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы районнарында волонтерлар (доброволецлар) һәм ирекле ярдәмчеләр берләшмәләре белән хезмәттәшлек өчен җаваплы кешеләр өчен семинар старт алды.

Семинарда Татарстан Республикасы районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, доброволецлар (волонтерлар) һәм иреклеләр оешмалары белән үзара хезмәттәшлек өчен җаваплы яшьләр эшләре бүлеге җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыкларының бүлек/идарәләре җитәкчеләре катнашты.

Дүрт көн дәвамында катнашучылар өчен профильле белем бирү сессияләре, укыту тренинглары оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International