Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, анда 2020 елга якынча нәтиҗәләр һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, район вәкилләре һәм балалар ялы операторлары катнашты.
Үз чыгышында Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, COVID – 19 профилактикасы буенча чикләүләрне исәпкә алып, 10 ноябрьгә 113 028 бала ял иткән. Аның сүзләренә караганда, быел, аерым вәзгыятьне исәпкә алып, өстенлекле категорияләрдәге балалар арасына хастаханәләр, сырхауханәләр, госпиталь хезмәткәрләренең балалары кергән - 450 кеше.
«Тулаем алганда, Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү программасы лаеклы дәрәҗәдә узды. Шуның белән бергә, 2021 елда балаларның ялын оештыру эшен хәзер үк башларга кирәк», - дип нәтиҗә ясады Дамир Фәттахов.