«Идел» яшьләр үзәгендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче волонтерлар белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплы кешеләр өчен республика семинары кысаларында Татарстан районнарында волонтерлыкны үстерү буенча стратегик сессия узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасында волонтерлыкны үстерү буенча ведомствоара совет рәисе Ләйлә Фазлеева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шулай ук республика районнары башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы министрлыкларының бүлек/идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Ләйлә Фазлеева республика өчен волонтерлык эшчәнлегенең мөһимлегенә игътибар итте.
Үз чиратында Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, узган ел эчендә Татарстан Республикасы киләчәктә Иреклелекне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә торган күп кенә процессларны җайга сала алды. Шулай итеп, Татарстан «Игелекле эшләр төбәге» федераль конкурсында җиңүче булды, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма ачылды, Ләйлә Фазлеева җитәкчелегендә иреклеләр үсеше буенча ведомствоара совет оештырылды. «Һәр районда волонтерлар ресурс үзәге барлыкка килүе бик мөһим. 24/7 режимында иреклелек белән бәйле барлык сорауларны алып барачак кеше барлыкка килергә тиеш», - дип ассызыклады министр.