Казанда «Наше время - Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең финал зона этабы узды.
Эшче һөнәр вәкилләре өчен бу көтелгән вакыйга, алар ел дәвамында еш кына онлайн-режимда репетицияләр үткәреп әзерләнделәр. Исегезгә төшерәбез, фестивальнең беренче зона этабы 13-14 ноябрьдә Әлмәттә узды.
Бәйгенең финал зона этабы 20, 21 ноябрьдә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узды. Анда Татарстанның 60 предприятиесе һәм оешмасыннан 400 дән артык конкурсант катнашты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, ә бәйге чыгышлары тамашачылар катнашыннан башка узды.
Жюри әгъзалары югары бәяләгән матур номерлар быел республика өчен әһәмиятле ике датага - ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Призлы урыннар алучыларның барысы да 27-28 ноябрьдә Казанда фестивальнең суперфиналында очрашачак, анда Гран-при иясе исеме өчен көрәшәчәкләр. Аның исеме 30 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында традицион гала-концертта яңгыраячак. ТР Президентының Күчмә кубогын һәм җиңүче командага ярты миллион сумлык акчалата премияне Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырыр дип планлаштырыла.