2021 елның 1 ноябреннән 31 маена кадәр «Буыннар әңгәмәсе» II Бөтенроссия яшүсмерләр медиа эшләр бәйгесе уза. Ул Россия Федерациясе Президенты гранты ярдәмендә оештырыла.
Бәйгедә катнашу өчен дәгъва кылучы сайлап алынган жанр һәм тематикага туры китереп медиа эш тәкъдим итәргә тиеш. Шулай ук партфолио да сорала.
11-16 яшьлек иң яхшы эшләрнең авторлары 2021 елның сентябрендә узачак «Бумеранг» XVI Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-форумы финалына юллама белән бүләкләнә.
Тулырак мәгълүмат сайтта: http://www.forumbumerang.ru.