Язын булдырылган #МыВместе ирекле ярдәмчеләр штабы үз эшен башлап җибәрде. Акция кысаларында республикада 3000 кешедән торган волонтерлар командасы формалаштырылган һәм әзерләнгән. Халык белән аралашу кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасын үтәү турында инструктаж үткәрелде. Волонтерларның тән температурасы көн саен контрольдә тотыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, волонтерлык хәрәкәте төрле яшьтәге һәм социаль төркемнәрне колачлый, ләкин күпчелек очракта яшьләр үз теләге белән йөри. Региональ штабларга беренче чиратта кирәк булган товарлар һәм өлкән яшьтәге, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга дарулар белән тәэмин итүче иреклеләр генә түгел, ә автоволонтерлар да керә.