Яшел Үзәндә «Порт» яшьләр үзәге үз ишекләрен бу елның декабрендә ачачак

2020 елның 27 ноябре, җомга

ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов «Порт» Яшьләр үзәгендә һәм «Чайка»лагерендә булды.

«Порт» яшьләр үзәге бинасы 1960 елда төзелгән, анда мәктәп урнашкан, ә 2002 елда анда Казан техник университеты филиалы ачылган.. Бераз соңрак объект балалар иҗаты үзәгенә әйләнде, ә 2019 елдан 1734 квадрат метр мәйданлы бинада яшьләр үзәге урнашкан.

Хәзер монда 2019 елда башланган яңарту программасы кысаларында ремонт эшләре тәмамланып килә. Аның тәмамланганнан соң яшьләр үзәгендә лекторий, мини-китапханә, уку залы һәм кофейя белән заманча коворкинг, резидентлар өчен социаль проектлар инкубаторы, остаханәләр, хореография һәм репетицияләр заллары булган арт-резиденция, концерт-театр залы, шулай ук видеопродакшна студиясе, фотостудия, мини-типография һәм тавыш яздыру студиясе, конференц-зал, IT-остаханә барлыкка киләчәк.

Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, «Порт» яшьләр үзәге Яшел Үзәнлеләр өчен бу елның декабрендә үз ишекләрен ачачак.

Шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы «Чайка» лагере территориясен карап чыкты һәм корпусларда капиталь ремонт барышы белән танышты.

Соңгы еллар дәвамында эшләмәгән Лагерь яңартылганнан соң икенче тормышка ия булачак, аның һәр корпусы Татарстанның төрле халыкларының милли мәдәнияте турында сөйләячәк.

Объект яңартылган инфраструктура, биналарда уңайлы бүлмәләр һәм санузеллар, яңа ашханә, клуб алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International