Әниләр көне алдыннан «Ярат» яшь гаиләләр берләшмәсе Яшел Үзән һәм Әлмәттә «Гаилә тулы көч»дип исемләнгән түгәрәк өстәлләр үткәрде.
Очрашуда Башкарма комитет, яшьләр сәясәте органнары вәкилләре, шәһәр мәшгульлек үзәкләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
Төп мәсьәләләр - предприятиеләрдә балалар белән хатын-кызларга ярдәм итү чаралары, аерым алганда, эшләүче әниләргә балалары белән вакытны үткәрә алсыннар өчен айга бер тапкыр балалар көне бүлеп бирү. Предприятие вәкилләре бу тәкъдимне карарга һәм мөмкин булса, бу яңалыкны кертергә вәгъдә иттеләр.
Шулай ук очрашу барышында эшләүче хатын-кызларның хәлен характерлаучы статистик мәгълүматлар тупланды, предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызлар белән Һөнәр берлекләренең эшен яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Хатын-кызларның гаилә иҗтимагый чараларында катнашуын киңәйтү кебек темалар күтәрелде, шулай ук гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру турында да сүз барды.
Чакырылган кунаклар эш урыннарында хатын-кызларга ярдәмнең ничек тәэмин ителүе турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Декрет ялында Әниләр өчен мөмкинлекләр дә каралды: мәшгульлек үзәге андый хатын-кызларга актив ярдәм күрсәтә, декрет аенда яңа һөнәр алырга, шулай ук яңадан квалификацияләнергә мөмкинлек бирә.
Түгәрәк өстәл ахырында югарыда аталган районнарның яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчеләре тарафыннан «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»дигән яңа программа шартлары яңгыратылды.