Инвестиция сессиясе кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI яшь эшмәкәрләр Форумы яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы арасында “Россия - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы” юнәлешендә халыкара яшьләр хезмәттәшлеге Федераль проектлар офисы төзү турындагы нигезләмәгә кул куйды. Бу офис Россия яшьләре Министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәте инициативасы белән 2012нче елдан бирле ИХО Яшьләр форумында Россияне күрсәтүче “Сәләт” хәрәкәте базасында тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән төзелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Россия Президентының Россияне Ислам дөньясы белән якынайту мәсьәләсен куюы турында әйтте. Мәсьәләне хәл итүнең иң отышлы юлы – бу процесска яшьләрне тарту. “ Мин “Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе буларак, бу блокны тулысынча хуплыйм. Безнең өчен бу өстенлекле юнәлеш тә булып тора,” – диде Рөстәм Миңнеханов.
Офис проектының төп максаты: Россия Федерациясе яшьләре һәм яшьләр оешмалары белән ИХО илләре яшьләре һәм яшьләр оешмалары арасындагы хезмәттәшлеккә даими ярдәм итү.
ИХО яшьләр форумының Евразия үзәге җитәкчесе Эльмаддин Мәһдиев: ”Казан һәм Татарстан - бик күп уңышлы башлангычлар үзәге. Республика шулай ук бик күп проектлар өчен тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Яшьләр белән эшләү өчен проект офисы аеруча уңышлы. Татарстанда шундый халыкара мөнәсәбәтләрнең үсешен тәэмин итүче Яшьләр эшләре буенча Министрлыкның булуы да сөенечле,”- дип билгеләп үтте.
Казанда проект офисы булдыру турындагы килешүгә кул куелу – безнең өчен бик мөһим юнәлеш. Чөнки Ислам хезмәттәшлеге оешмасы ул – бик күп яшьләрне берләштергән юнәлеш. Проект офисы булдыру яшьләргә үзара аралашуда җиңеллек тудыруга, ә бу, илләребезне үзара якынайтуга һәм тынычрак, тагын да яхшырак итүгә юнәлтелгән. Шундый зур хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкка зур рәхмәтләремне җиткерәм, - диде Яшьләр эшләре буенча федераль агентство җитәкчесе Александр Бугаев.
Офис эшчәнлеге кысаларында яшьләр алмашулары, Россиянең яшь лидерларының ИХО илләренә визитлары көн тәртибен формалаштыру буенча даими эш җайга салыначак. РФ яшьләр оешмаларының ИХО илләре белән үзара хезмәттәшлеген оештыру, шулай ук алар белән милләтара аралашу нигезләре буенча методик база төзелде.
“ Проект офисы алдында Россия Федерациясе һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында яшьләр алмашулары һәм визитлары формалашуның көн тәртибен җайга салу мәсьәләсе тора. Без алга таба халыкара яшьләр хезмәттәшлеген яхшыртуда яңа адымнар ясарга, үзара тирән аңлашу һәм яшьләр ышанычын яулауда яңа мөмкинлекләр тудырырга ниятлибез”,- дип йомгак ясады Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
Нигезләмә проекты һәм күзәтчелек советы составы Россия Федерациясе тышкы эшләр министрлыгында килешенде.
Исегезгә төшерәбез:2020нче елда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык Россия Федерациясе субъектлары хөкүмәтләре белән берлектә Россия Федерациясе тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән халыкара яшьләр хезмәттәшлеген дүрт юнәлештә алып баруны планлаштырды: