ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы инвест-сессия җиңүчеләре арасында Россия стартабы да бар

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

1 декабрь көнне IT- паркта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы узды.

Чараның мәртәбәле кунаклары исемлегендә ИХО яшьләр форумы президенты Таха Айхан (Төркия), ИХО яшьләр форумының Евразия үзәге җитәкчесе Эльмаддин Мәһдиев (Әзербайҗан), яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар Советы рәисе Константин Колпаков, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Ак Барс Банк» ГАҖ дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов һәм башкалар булды. 

Проектлар авторлары экспертларга - инвестфондлар һәм технологик компанияләр вәкилләренә үз стартапларын офлайн һәм онлайн форматта тәкъдим иттеләр. Алар арасында  – “Runa Capital”дан  (Россия)Константин Гнып, “RTP Global”дан (Россия),  Степан Иванов , “Яндекс”тан(Россия) Олег Шевлягин,  “Unitas Communications”тан (Бөекбритания) Мөдәссар Әхмәд,”Platinumlist”тан (Дубай) Евгения Казина һәм “AdamtechVentures Jordan” фондыннан (Иордания) Сухаиб Альхавалдах.

Искәртеп үтик, форумга 600 стартап тәкъдим ителгән иде, аларның 250 сайлап алынды, алар арасында финалга дөньяның 18 иленнән 32 проект, шул исәптән Россиядән 8 проект катнашты.Проектлар арасында икесе – Татарстанныкы. Экспертлар фикеренчә, иң кызыклы стартаплар Форум партнерлары тарафыннан гамәлгә куелган 20 мең доллардан артык күләмендәге приз фонды өчен көрәштеләр.

Проектларны яклау нәтиҗәсендә, Руслан Воробьев авторлыгындагы «Laminate it» Россия проекты 3 мең доллар күләмендә грант отты.  Әлеге проект аэрокосмик тармакта, суднолар төзелешендә һәм төзелештә катлаулы композит эшләнмәләр автоматлаштырылган җитештерү өчен алдынгы IT-идеяләр тәкъдим итә. Пакистаннан электр энергиясен югалтуны 20% ка киметергә юнәлтелгән «Enent» стартабы 7 мең доллар күләмендәге бүләккә лаек булды. Проектның авторы-Җаверия Шакил. Төп бүләк – 10 мең долларны-Казахстаннан Нурсолтан Аскарбәкуланың «DeenTutor» проекты алды.

Исегезгә төшерик, форум программасы инглиз телендә үтте, 6 айлык дистанцион укуны үз эченә алды. Бу исә, үз чиратында, чарада катнашучы проектларның югары дәрәҗәдәге әзерлеген  һәм инвесторлар белән үзара уңышлы  хезмәттәшлеген тәкъмин итте.

Дамир Фәттахов билгеләп үтүенчә, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы  Халыкара тормышның төп мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең традицион партнеры булып тора.

«Быел Россиянең ИХО эшчәнлегенә рәсми рәвештә күзәтүче буларак кушылганына 15 ел тулды. Бу вакыт эчендә Татарстан Республикасы мөселман җәмәгатьчелеге дөньясының кыйбласына әверелде. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь эшмәкәрләр форумы биш ел эшләп килә, шул вакыт эчендә 50 илдән 800 дән артык вәкил катнашты, ә җәлеп ителгән инвестицияләр саны 2 миллион доллардан артык санны тәшкил итте», - дип билгеләп үтте Татарстан яшьләр эшләре министры.

 Исегезгә төшерәбез, инде 2007 елдан ИХО яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы яшьләре йөзендә “Сәләт” хәрәкәте арасында актив хезмәттәшлек бара.

Республика яшьләре арасында Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге юнәлеше аеруча популяр. Биш ел дәвамында Татарстанда «Яшьләр дипломатия академиясе» оешмасы актив эшли, ул үз тарихында ерак һәм тирә-як чит илләреннән 13 000 катнашучыны колачлаган150дән артык халыкара яшьләр проектын тормышка ашырды. 2014 елдан ИХО һәм яшьләр дипломатиясе академиясе арасында яшьләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек алып барыла.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы – “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” республика яшьләр форумының бер мәйданчыгы булып тора. Аның оештыручылары исемлегендә – Татарстан Республикасы яшьләр эшләре Министрлыгы һәм ИХО яшьләр форумының Евразия үзәге.

Стартаплар турында тулырак сайтта: kazanoicstartups.org.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International