Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләр - безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез»

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

1 декабрь көнне Казанның IT- паркында “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X республика яшьләр форумының ачылу тантанасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе булды.

Мәртәбәле кунаклар исемлегендә, шулай ук, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Россия Тышкы эшләр Министрлыгының Яшь дипломатлар Советы рәисе Константин Колпаков, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, халыкара кунаклар - ИХО(Ислам хезмәттәшлеге оешмасы)  яшьләр форумы президенты Таха Айхан (Төркия), ИХО яшьләр форумының Евразия үзәге җитәкчесе Эльмаддин Мәһдиев (Әзербайҗан) һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов республика тормышында актив катнашкан өчен форум оештыручыларына һәм җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. “Яшьләр – безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Ел гадәти булмады. Пандемиягә бәйле барлык чараларда да катнашты яшьләребез. Агымдагы эш тә тиешле дәрәҗәдә башкарылды”, - дип билгеләде Республика башлыгы. Республикада яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелүне дә аерым әйтеп узды Президент. Шул уңайдан, ул форум мәйданчыкларында тәкъдим ителгән  җиңүче проектлар белән танышып китте. 

Мәйданчыкларның берсендә ИХО дәүләтләре яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумы узды. Әлеге форум, 18 илдән, ИТ-проектларын реализацияләү өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр алуда кызыксынган 30 проект авторларын туплаган.”Шунысы сөендерә: безнең белән ОХИ илләре вәкилләре. Россия президенты илебезне ислам дөньясы белән якынайту бурычын куйды. Ә иң яхшы форма – бу процесска яшьләрне җәлеп итү. Мин, "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме җитәкчесе буларак, әлеге блокны тулысынча хуплыйм. Безнең өчен дә бу юнәлеш приоритетка ия", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Президент яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның республика яшьләре белән нәтиҗәле эш алып баруын да билгеләп үтте: "Республикабызга һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы дустыбыз Александр Бугаевка,«Росмолодежь» җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәм". 

 «Росмолодежь» җитәкчесе исә, үз чиратында, республика җитәкчелегенә һәм яшьләр эшләре министрлыгына яшьләр сәясәтен үстерү буенча башкарган эшләре өчен зур ихтирам белдерүен әйтте: “Без монда фикердәшләр, яңа дуслар табабыз. Алар безнең иң кыю идеяләрне дә тыңларга, кабул итәргә әзер”.

«Бу форум-нәтиҗәләр ясауның билгеле бер рәвеше. Ел шактый катлаулы булды, әмма без активлыкны киметмәскә тырыштык, Татарстан яшьләре илебездә мөмкин булган барлык процессларда катнашуын дәвам итә барды. Бүген Татарстан-безнең республикада яшәүче һәм төрле өлкәләрдә үсәргә теләгән яшьләр өчен шәхси һәм эшлекле үсеш мәйданы. Без, яшьләргә, үз потенциалларын гамәлгә ашырырлык булсын өчен, барлык мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз», - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

Бүген, шулай ук, “Безнең Татарстан.Мөмкинлекләр территориясе” форумы финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүче проектларга, тормышка ашырылу өчен,  2 475 000 сумлык грант бүленеп бирелде.

Мәсәлән, Арча районыннан Зөһрә Сәлахова «Талкыш-кәләвә» проектын тормышка ашыру өчен 150 000 сум акча алды. Ул бу милли ризыкны әзерләүнең катлаулы процессы буенча мастер-класслары үткәрәчәк. Ә Илфат Садыйковның милли спорт төре буенча «Көрәш» проекты 125 000 сумлык грант отты. Яшьләрне әлеге спорт төренә җәлеп итеп, Илфат халык арасында физик культура һәм спорт үсешен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалый, үсеп килүче буынны халык кыйммәтләре һәм патриотизм рухында тәрбияли ала.

Тагын бер кызыклы проект — «Dream Cup»зона авыл футбол фестивале. Проект авторы Артур Камалеевка, проектны реализацияләү өчен 125 000 сум бирелде. Артур фестивальне Яшел Үзән районында үткәрергә планлаштыра.Аңа ул зур өметләр баглый, аның бердәнбер һәм үзенчәлене булуына басым ясый.

Моннан тыш, форум мәйданчыкларының берсендә 2020 елда дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсы җиңүчеләрен һәм Россиянең XIX  Дельфия уеннарында катнашучыларны бүләкләү булды. Шунда ук «Яшьләр вакыты»акциясенең проект сессия җиңүчеләре дә очрашты. Алар үз проектларын гамәлгә ашыруның барышын тәкъдим иттеләр,тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Иртәгә, 2 декабрьдә, шундый ук бай программа көтелә. Форумның икенче көненә рәсми сайтта теркәлергә мөмкин: http://final.forumtatarstan.com/http://final.forumtatarstan.com/

Белешмә:

 "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» форумы Казанда 2010 елда башлангыч ала.Форум тарихында 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр республика яшьләре 10 000 якын проект тәкъдим итте, шуларның 163 уңышлы тормышка ашырылды. Форум ярдәмендә, 82 проект Федераль дәрәҗәдәге грант конкурсларында җиңүче исемен яулады.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International