ТР Яшьләр эшләре министрлыгында халыкара партнерлар катнашында халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисының Директорлар советы утырышы узды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстанда булдырылган “Россия-ИХО” халыкара яшьләр хезмәттәшлеге буенча проек офисны тәкъдим итү, 1 декабрь көнне ТР яшьләр эшләре Министрлыгында, Директорлар киңәшмәсе очрашуы кысаларында үтте.

ИХО яшьләр форумы президенты Таха әфәнде Айхан, ИХО яшьләр форумының Евразия үзәге җитәкчесе Эльмаддин әфәнде Мәһдиев, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар Советы рәисе Константин Колпаков һәм башкалар 2021-2023 елга эш планы һәм стратегия турында фикерләште.

Комплекс планга Россия һәм ИХО илләре хезмәттәшлеген үстерүгә һәм ныгытуга юнәлгән фән, мәдәният, волонтерлык, яшьләр эшмәкәрлеге, ватандашлар белән үзара хезмәттәшлек кебек юнәлешләр дә керәчәк.

Очрашуда тәкъдим ителгән чаралар санында ИХО илләре студентлары һәм аспирантларының Халыкара фәнни конференциясе, Россия-Мисыр яшьләр форумы, «Россия — ИХО» яшьләр бизнес-инкубаторы, шулай ук Россия һәм ИХО илләре арасында мәдәни һәм мәгариф алмашу программалары да бар.

Тахи әфәнде Айхан сүзләре буенча, яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү ИХО илләренең стратегик партнерлыгын ныгыту буенча приоритетлы мәсьәләләр рәтенә керә.

 “Киләчәктә ул безнең яшьләргә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре территориясендә һәм аннан читтә төрле өлкәләрдә оештырылган проектлар һәм чараларда активрак катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Ышанам, бу хезмәттәшлекнең потенциалы зур», - диде ИХО яшьләр форумы Президенты.

Аннан кала, Таха әфәнде Айхан  республика җитәкчелегенә һәм ТР яшьләр эшләре министрлыгына тирән ихтирамын белдерде, җылы кабул иткәннәре өчен аларга рәхмәт сүзләрен әйтте.

Очрашу барышында Татарстан Республикасында яшьләр белән эшләү үзенчәлекләре каралды, шулай ук Россия һәм ИХО илләре яшьләре арасында хезмәттәшлекнең иң перспектив юнәлешләре буенча фикер алышынды.

"20 млн. га якын мөселманны берләштергән илебезнең тышкы сәясәтендә Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек үзгә урын алып тора. Шунысы куанычлы, Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүенең15 еллыгы билгеләп үтеләсе елда  без Татарстан Республикасы территориясендә проек офис эшчәнлеген башлап җибәрәчәкбез»,-дип билгеләп үтте Александр Бугаев.

Искәртеп үтик, проект офис эше кысаларында яшьләр өчен мәдәни-кросс  коммуникацияләр нигезендә методик база булдырылачак. Шулай ук, «Россия-ИХО» юнәлешендә Халыкара яшьләр программалары һәм проектлар нәтиҗәләре буенча аналитик эш алып бару һәм ИХО илләре белән хезмәттәшлек буенча Россиянең яшьләр оешмаларына мәгълүмати ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

«Россия бу хәрәкәт лидерларының берсе булыр, дип өметләнәбез, ә Татарстан тышкы икътисадый, яшьләр, мәдәни, фәнни өлкәләрдә үзара мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлешләрендә драйвер булачак », — дип билгеләп үтте Колпаков.

Республикада проект офисы «Сәләт» йорты базасында эшләячәк.

“Проект офисын ачу, бер яктан, мондый Халыкара яшьләр проектларын үстерү,  һәм ИХОның 56 иле белән мәгариф, мәдәният, эшмәкәрлек юнәлешләрендә ныклы хезмәттәшлек  өчен яңа мөмкинлекләр бирә.  Икенче яктан исә, булган тәҗрибәне истә тотып, федераль хезмәттәшләребезнең безгә карата ышанычы, безне ИХО географиясендә бөтендөнья мәнфәгатьләрендә яшьләр хезмәттәшлеген үстерү өчен җаваплы үзәк итеп билгеләве ", – дип ассызыклады Дамир Фәттахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International