Офис эшенән - сыр бизнесына: Татарстан фермерының дәрәҗәле эшен ташлап, сыр ясауга керешүе

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

“Тиздән үз цехымны ачып җибәрәм, кәҗәләр алам – аларның сөтеннән дә сыр кайнатырмын, - ди Сергей Плотников. – Бу көнне истә калдырыгыз: әле тагын бер күрешеп, яңа сыр сортларымның тиз арада таралуы хакында сөйләшербез”. Әлегә бу хыяллар гына. Тик менә Татарстан фермерларының сыр кайнатырга өйрәнә башлавы – факт. Моны Аграр яшьләр берләшмәсенең “Яшь фермер” программа катнашучылары дәлилли.

Кибет киштәләре гадәти традицион сырлардан алып, оригиналь автор сырларына кадәр тулган. Бертөрле исемнәргә ия булуга карамастан, ике бер-берсенә охшаш сырлар юк. Шуңа да Сергей Плоников аларның төрлесен ашап карарга киңәш итә.

Сыр җитешерү буенча оешма хуҗасы Алексеевск авылында яши, бу эшен күптән түгел генә ачкан, башта сырны ял көннәрендә үзе ясап, офистагы төп эшен хобби белән бергә алып барган. Хәзер исә, Сергейның үз-үзенә генә эшләү мөмкинлеге бар. Рецептларны ул бөтен дөнья буйлап җыя. Шуларның иң гадие- төрле тәмләткечләр кушылган атланмай сыры.

“Дөресен әйткәндә, элегрәк мин колбаса ясап азапландым, тик ул килеп чыкмады. Шул чакта, бүтән нәрсә ясап карау кирәклегенә төшендем. Шулай бер тапкыр, эштә утырганда, сырлар турында, аларны өйдә ясау үзенчәлеге турында сөйләшү китте. Өйгә кайттым, “гугл”га мөрәҗәгать иттем, видеоязмалар карап чыктым да, сөт алырга чыгып киттем. Беренче партияне гаиләм белән ашап бетердек, икенчеләрен инде социаль челтәрләрдә сатуга чыгардык. Һәм бер дә ялгышмадык: 2-3 баш сатып алдылар, бәяләмә бирделәр, шул көннән эш тә кайный башлады”.

Берничә ел элек Сергей Казаннан авылга күчә, үз хуҗалыгын булдыра. Башта сөтне күршеләрдән сатып ала: “Авылда яхшы сөт һәр йортта бар, монда бит бөтенесе сыер асрый, дип уйладым. Шулай фикер йөртеп аласың да, ялгышканыңны аңлыйсың. Сыйфатлы чимал юклыгы ачыклана: мастит, әчегән, яисә антибиотиклар кушылган.Менә шулай әйбәтрәк сайлый башлыйсың, сыр өчен иң яхшы сөт эзлисең”.

Сергей искәртүенчә, ул караган видеолардагы фермерлар берсе дә бу эшкә зур акчалар кертмәгән. Бердәнбер кирәк нәрсә ул – бары сөт һәм кәстрүл.

“Авылда һәркемнең диярлек сыеры бар, тик берәү дә сыр кайнатмый, - ди Сергей. – Шунда уйлап куйдым, хайван бар икән – сөт эшкәртү эшен башларга була. Рецепт бар. Ләкин бөтенесе дә сатмый, күп кеше үзе өчен әзерли. Шуңа күрә авылыбызда бу сегмент ачык булып тора, миннән башка берәү дә сыр кайнатмый, ә, димәк, конкуренция дә юк. Бер караганда, бу бик яхшы да түгел, икенче яктан, үз потенциалымны тынычлап тормышка ашыра алам”.  

 Хәзерге көндә Сергей үз цехын булдырырга, кәҗәләр алып асрарга, яңа төр сыр кайнатырга планлаштыра.Аның әйтүенчә, кәҗә сөтеннән  ясалган сыр ачырак, ә калорияләре кимрәк була.

 Махсус җайланмамалар кирәк булу-булмавы күләмгә карый: кәстрүл зур булмаган порцияләргә җитә, сәнәгать масштабларында исә махсус сыр кайнату оешмасы кирәк. "Иң катлаулысы шунда ки, минем кыйбатлы җиһазлар, кирәкле кораллар юк. Шул ук сөт сыйфатын тикшергәндә хаталар җибәрергә ярамый. Төгәллек кирәк. Шулай ук, температура режимы  да мөһим роль уйный – сөтне артык кайнатмау, кирәкле вакытта суыту зарури. Тик, беләсезме, сыр кайнату – колбаса ясау белән бер түгел, - ди Сергей. – Мин сынап карадым инде, - ул күпкә җайлырак”.

Сергей әйтеп китүенчә, аның эш көне төгәл сәгатьләргә бүленми, һәр иртәне, уяну белән, ул сыр ясарга ашыга.

 “Мин ялларсыз эшлим: хезмәткәрләрең булмагач, пешекче дә, сатучы да, менеджер булырга да туры килә. Һәр иртәне мин җитешү камерасын тикшерәм – сырларымны карыйм, алар белән шөгылләнәм, хәтта юам да аларны. Һәр рецептны гамәлдә тикшерәм, соңыннан инде, үз серләремне өстәп, тәгаен камилләштерә барам. Минем сырларны яратучылар саны да арта: хәзер инде мин аларны Казанга, Чистайга җибәрәм, даими клиентлар исемлеге әкренләп тулылана бара”, - ди Сергей.

Шаккатырлык бернәрсә дә юк монда. Сергей иң баштан юк натураль табигый продуктлар һәм технологияләргә өстенлек биргән. Ә андый сырлар бөтенләй башка тәмгә ия.

 “Бер тапкыр татып карыйсың да, бетте: гурманга әйләнәсең. Бер-берсенә охшамаган, үзенчәлекле, уникаль, популяр сырлар ясавыма карамастан, мин экзотикага тартылмыйм. Мин классик төрләрне күбрәк якын күрәм”, - дип сөйләде Сергей.

Яшь сыр җитештерүче уңыш сере белән бүлеште: “Миңа калса, иң мөһиме – үз эшеңдә чын-чыннап кызыксынган булу, аның белән шөгылләнергә теләү. Минем иң яраткан мизгел – сыек сөттән куерма барлыкка килүе. Әлбәттә, теоретик һәм гамәли белемнәрсез дә булмый”.

Аграр яшьләр берләшмәсенең “Яшь фермер» программасына Сергей яңа белемнәр артыннан килгән.

 “Төшемле бизнес булдырыйм, дисәң, төрле нюанслар, детальләрне истә тотып эш итәргә кирәк. Без аларның күбесен инде ачыкладык. Алда нинди авырлыкларга очрарга мөмкин,  фермерлык эшенең четрекле яклары, үз эшеңне ничек төгәл һәм дөрес итеп төзергә – боларның барысын да мин уку барышында белдем”.

Яшь фермер сырлар эшен зур масштабка күчерү турында хыялланганын әйтеп узды.

"Шактый вакыт тәлап итә ул. Барысыннан да бигрәк, дөрес җитешү камерасы, профессиональ үлчәү приборлары. Тик без анысын гына булдырырбыз, мин ышанам”, - дип нәтиҗә ясады Сергей.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә яшь эшмәкәрләр мәктәбендә (яшь фермер) укулар оештыра.

Мәктәп кысаларында бизнес-планлаштыру, бизнес-план язу һәм әзерләү нигезләренә өйрәтү каралган.

Чараның төп максаты- крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен башларга теләүчеләр өчен эшмәкәрлек эшчәнлегенең нигезләрен өйрәтү, аларда үз эшләрен уңышлы башлау өчен кирәкле белемнәр һәм осталыклар формалаштыру, авыл яшьләре арасында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үзләштерү һәм эшмәкәрлекне популярлаштыру.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International