Казан шәһәре ИТ-паркында дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең XIV республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы үтте. Бу бәйге 2007нче елдан бирле үткәрелеп килә. Быел бу бәйгегә Татарстан Республикасының 32 районыннан 159 гариза кабул ителде. Конкурсның ике этабы буенча югары билгеләр алып, 41 катнашучы җиңүче дип табылды.“Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре хакимиятенең башкарма органнары җитәкчесе”, “Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы номинациясендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре хакимиятенең башкарма органы белгече”, “Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы Татарстан Республикасы яки муниципаль берәмлекләре хакимиятенең башкарма органы карамагындагы учреждение җитәкчесе”, “Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы Татарстан Республикасы яки муниципаль берәмлекләре хакимиятенең башкарма органы карамагындагы учреждение белгече”, “Россия Федерациясе мәгариф оешмаларында яшьләр белән эшләүче белгеч”номинацияләрендә I урынга лаек булучыларга Татарстан Республикасы Яшьләр белән эшләү министры Дамир Фәттахов истәлекле бүләкләр тапшырды.
“Безнең өстенлекле исемлектә мөһим пункларның берсе ул – яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче кадрлар әзерләү. Без ышанабыз: яшьләр белән эшләү һәм аларны һәрьяктан үстерү – Татарстан Республикасының экономик үсеше киләчәге өчен зур өлеш булачак”, - дип билгеләп үтте министр.
.Бәйге номинацияләрендә 2 һәм 3 урын җиңүчеләренә электрон дипломнар җибәреләчәк.
Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы эшләүчеләрнең Россиякүләм бәйгесе финалына быел Татарстаннан ике катнашучы үтте.
Шулай итеп, безнең республиканы Россиякүләм бу бәйгедә Лениногорск районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Хабиров Айрат һәм Мамадыш районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтова күрсәтәчәк.
Һөнәри осталык бәйгесендә катнашучылар федераль бәйге финалына үткәнче, республикада күп сынаулар үттеләр: алдагы елга һөнәри үсеш планын презентацияләделәр; региональ дәрәҗәдә дәүләт яшьләр сәясәте нигезләре буенча тест үттеләр.
Татарстан Республикасы Яшьләр белән эшләү министрлыгы һәр елны дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйгесен үткәрә. Бу дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең дәрәҗәсен күтәрү, ТР яшьләр сәясәте өлкәсендә инновацион үсеш һәм модернизациягә ирешү, һөнәри компетентлыкны үстерү юнәлешендә мөһим роль уйный.