Сишәмбе көнне, 15 декабрьдә, ТР Яшьләр эшләре Министрлыгында ведомствоның 2021 елга корылган максат һәм бурычларын җәмгыяви формалаштыру проектын реализацияләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, утырыш видеоконференция режимында узачак.
Биредә массакуләм мәгълүмат чаралары һәм республикабыз гражданнары онлайн һәм офлайн форматта катнаша алачаклар. Алдан регистрация үтү тәлап ителә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре ТР Яшьләр эшләре Министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ТР Дәүләт хакимияте башкарма органнарының куелган максат һәм бурычларны җәмгыяви формалаштыру проекты гамәлгә ашырыла.
Гражданнар исә экспертлар белән берлектә эшли, процесска турыдан-туры катнаша.
Үткәрү урыны: Сафьян ур., 5, актлар залы.
Утырыш 2020 елның 15 декабрендә 10: 00 сәгатьтә узачак.
Анкеталарны pr.minmol@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Карау вакыты-3 эш көне. Гаризалар 12.12.2020 көнгә кадәр кабул ителә.