Казанда балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның төбәкара семинары узды

2020 елның 4 декабре, җомга

 

    Казанда, «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында   балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның  “Балалар ялы: 2020нче ел нәтиҗәләре. 2021нче елга перспективалар” темасына регионара семинары үтте.

    Семинарда балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү оешмалары җитәкчеләре, төрле лагерьлар башлыклары, муниципаль берәмлекләр администрацияләренең  балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру өчен җаваплы  белгечләре, программаларны оештыручылар һәм җитәкчеләре, өлкән вожатыйлар һәм педагог-оештыручылар очрашты.

     Семинар программасы бик бай һәм нәтиҗәле иде, балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруның төрле аспектлары турында фикер алыштылар. Кунаклар һәм кабул итүче як тупланган тәҗрибә, яңалыклар, сыналган методикалар белән уртаклаштылар.

      Семинарда ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков 2020 елгы эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.  Халыкара лагерьлар берлеге президенты Фәрхеттин Гозет, халыкара лагерьлар бердәмлеге эшчәнлеге турында сөйләде һәм проектта катнашучылар белән ICF һәм  Татарстан лагерьлары арасында хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышты.  Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Леонид Проценко видеоэлемтә буенча семинарда катнашучыларга кушылды.  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова балалар ялы өлкәсендә дәүләт ярдәме чаралары турында доклад белән чыгыш ясады, шулай ук «Җәй» республика үзәге директоры Раил Моратшин республикада балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру турында тәҗрибә уртаклашты.


Семинар барышында, шулай ук, җирлек үзенчәлекләрен күздә тоткан хәлдә, балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү системасының үсеш перспективалары һәм тендецияләре карап үтелде.Ул да түгел, катнашучылар тарафыннан, балалар белән эшләүче СанПиН оешмалары шартларында лагерь эшчәнлеге тәртибе телгә алынды.

Балалар ялын оештыручылар, ICF Президенты өчен Республиканың яңартылган лагерьлары буенча тур үткәрелде, шуның нәтиҗәсендә Фәрхеттин Гозет әлеге объектларга югары бәя бирде.«Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы исә, ICF лагерьлары санына кертелеп, Халыкара оешмалар исемлегенә теркәлде.

Семинар ахырында катнашучылар яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән очрашты.
“Безгә инде хәзердән үк 2021 ел сәламәтләндерү кампаниясен әзерләүгә керешү кирәк. Приоритетлар билгеләнгән – ашату мәсьәләсе, эпидемиологик куркынычсызлык, сменалар тематикасы, педагоглар белән эшләү.Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан, Халыкара лагерьлар бердәмлегеннән без шактый файдалы тәҗрибә алдык. Алда әле «Балаларга - җәй» лагерьларын яңарту буенча Президент программасын дәвам итү планлаштырыла. Киләсе елда балаларның кабаттан күңелен күрү, теләгән һәркемгә файдалы ялга күбрәк мөмкинлекләр бирү өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», - диде министр.

 Чыгышы ахырында Дамир Фәттахов Татарстан Республикасының балалар ялы өлкәсендә хезмәт куючыларны, оештыручыларны 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча бүләкләп узды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International