«Сез безнең өчен һәм барлык татарстанлылар өчен үрнәк»: бүген Татарстан Президенты волонтерлар белән очрашты

2020 елның 5 декабре, шимбә

Бүген, Волонтерлар көне билгеләп үтелгән көндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика волонтерлык оешмалары активистлары белән очрашты. Күрешү Казан Кирмәнендә узды.

Татарстанда 62,9 меңне тәшкил иткән 1247 волонтерлык оешмасы барлыгын билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Үзенең иле, республикасы, шәһәренә файда китерергә омтылучы актив тормыш позицияле кешеләр, тормыш-көнкүреш өлкәләренең төрлесендә үз өлешен кертергә, яңадан-яңа ярдәм күрсәтү формаларын табарга омтылалар. Алар санында: медицина өлкәсе волонтерлары, Җиңү волонтерлары, эзләү-коткару отрядлары, өлкән яшьтәге волонтерлар һәм башкалар.Аларның саны елдан-ел артыр, дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, катлаулы санитар-эпидемиологик шартлар чорында волонтерлык юнәлеше өр яңа үсеш баскычына менде. Республиканың мохтаҗ гражданнарына ярдәм кулы сузуда волонтерлар эшчәнлеге төп билгеләүче хезмәткә әйләнде. Ә инде #БезБергә Бөтенроссия акциясен үткәрү үзара теләктәшлек күрсәтү һәм волонтерлык культурасын камилләштерүгә әһәмиятле импульс җибәрде.

Президент шуны искәртеп үтте, мондый ярдәм күрсәтү хәрәкәте республикада һәрвакыт булган. 2013 елгы Универсиадада әлеге системаны тәртипкә салып, шактый нәрсәләргә өйрәндек. “Сез барлык татарстанлылар өчен үрнәк. Үз мәшәкатьләрегез, проблемаларыгыз булуга карамастан,сез мохтаҗларга ярдәм итәргә ашыгасыз. Без, үз чиратыбызда,  алга таба да сезгә бар нәрсәдә теләктәшлек белдеререргә, терәк булырга тырышырбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Волонтер көне әһәмиятле бәйрәм калыбын алырга тиеш. Шәһәр һәм районнар җитәкчелегенә мин, шулай ук, территориаль волонтерлык хәрәкәтенең тиешле дәрәҗәдә башкарылу кирәклеген ассызыклап мөрәҗәгать иттем. Шул исәптән, халыкка төрле волонтерлык акцияләре, хәрәкәтләре турында  мәгълүмат җиткерүне дәвам итәргә кирәк. Мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер кешеләр күп, әмма алар үз ярдәмен тәкъдим итү өчен кая мөрәҗәгать итәргә белми. Ышанам, безнең волонтерлар саны арта гына барачак», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов волонтерларга Россия Федерациясе Президентының истәлекле медальләрен һәм Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International