2 нче декабрьдә IT-паркта ел саен үткәрелә торган “Яшь закон чыгаручы” иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында 32 муниципалитеттан килгән яшьләр парламентлары әгъзаларының һәм яшь активистларның закон чыгару инициативаларын яклау булды.
Конкурсны ТР Дәүләт Советы, шулай ук Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә республиканың Яшьләр парламенты оештырды.
Исегезгә төшерәбез, быел Яшьләр парламенты Рәисе урынбасары Азат Кашапов яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан проектны тормышка ашыру өчен грант алды.
Чара актив гражданлык позициясен формалаштыру, сәяси ихтыярны ныгыту, шулай ук иҗтимагый-сәяси эшчәнлекне алып бару өчен кирәкле күнекмәләр алу максатыннан оештырылды.
Конкурста катнашу өчен барлыгы 100 дән артык гариза һәм 92 закон чыгару инициативасы идеясе бирелгән иде. Читтән торып уку этабы Ораторлык сәнгате, дебатлау һәм закон чыгару эшчәнлеге буенча белем бирү программасыннан гыйбарәт иде. Турыдан-туры этап муниципалитетларның Яшьләр парламентлары әгъзалары арасында команда төзү, тимбилдинг һәм контактлар алмашудан башланды.
Конкурсның остазлары буларак, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге экспертлары чыгыш ясады. Алар барлык катнашучыларның чыгышларын карадылар, презентацияләр һәм эшләрне рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр җиткерделәр.
Икенче этап-катнашучыларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Хокук идарәсе белән берлектә инициативаларын эшләү булды. Анда закон чыгару инициативасы форма һәм эчтәлек ягыннан тулысынча туры китереп эшләнде. Проектның финалы булып, инициативаларны Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре һәм республиканың иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре алдында яклау торды. Катнашучыларның проектларын Дәүләт советы депутатлары Светлана Захарова, Людмила Рыбакова, Таһир Хадиев, Татарстан Республикасы Экология министры урынбасары Айрат Шигапов, яшьләр министрлыгының Стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Хафизов, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар хезмәте бүлеге башлыгы Алла Бердникова, Иҗтимагый палата әгъзалары Анастасия Исаева һәм Кузьма Морозов, Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов, политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәмсетдиновлар бәяләде.
Форумда яшьләр өчен гаилә мөнәсәбәтләре ведомствосын булдыру, гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә бәхәсләрне судка кадәр хәл итү практикасын кертү, прокуратура хезмәткәрләренең вәкаләтләрен арттыру, дезинфекциянең автомат аппаратларын кертү һәм барлык уку йортларында температураны үлчәү проектлары тәкъдим ителде
Яшь белгечләрнең дәрәҗәсен, статусын ныгыту һәм социаль ипотека мәсьәләләре дә күтәрелде. Эшкуарлык өлкәсендә ЕНВД салым системасын үзгәртү, шулай ук су биологик ресурсларын табу һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре категориясен кертү темасы кузгатылды.
Күпсанлы проектлар шәһәр тирәлеген төзекләндерү өлкәсенә кагыла иде.
Мәсәлән, катнашучыларның берсе юл буйларындагы тимер коймаларны куркынычсызрак хәлгә алыштыру мәсьәләсен, , берничә катнашучы этләрне оешкан төстә урамда йөртү мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итте. Яшь кешеләр йорт түбәләрендә агачлар утырта башларга тәкъдим иттеләр. Алар бу республика экологиясенә уңай йогынты ясар иде дигән фикердә торалар. . ТР Яшьләр парламенты экологы хайваннарга тест үткәрүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Тәмәке эшләнмәләрен күрсәтүне тыюга кагылышлы идеяләр кискен дискуссияләр уятты.
Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чыгыш ясады. Ул 10 районнан 15 иң яхшы эшне бүләкләде. Депутат сүзләренә караганда, Дәүләт Советына бүгенге көндә яшьләргә, гомумән республика халкына нәрсә кирәклеген аңлау бик мөһим, бу Татарстанга үсәргә мөмкинлек бирә, ә бүген җәмгыять үсешен нәрсә тоткарлый, нинди «авырткан» нокталар бар. «Бу нокталарны табу җиңел түгел, әмма бүген “Яшь Закон чыгаручылар” форумында катнашучылар 92 инициатива тапкан, һәм бу, сезнең карашка, хәл ителергә тиешле мәсьәләләр.
Безгә аңларга кирәк, сез ничек һәм нинди уй – фикерләр белән яшисез, нәрсәләр белән риза түгел. Һәм сез нәрсәләрне уңай якка үзгәртергә телисез. Сезнең иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт, без һәр темага аерым игътибар бирәчәкбез", - диде Татьяна Ларионова.
Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Якын арада форум программасы кысаларында күзгә-күз сөйләшүләр узачак, анда теләге булган һәр кеше катнаша алачак, шулай ук республиканың сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән ачык диалог форматында очрашулар узачак
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты яшьләр хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу өлкәсендә Дәүләт Советы эшчәнлегенә ярдәм итү, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, яшьләр өчен законнар чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерүдә шартлар тудыру һәм республика яшьләренең Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә катнашуы максатында оештырылды.
Беренче тапкыр ул 2019 елда, кандидатлар өчен тавыш бирү дәүләт хезмәтләре порталында узды, ә ЕСИА системасы аша теркәлгән 14-35 яшьлек кешеләр генә тавыш бирә алды. Быел Яшьләр парламентлары Татарстанның барлык 45 районында да барлыкка килде һәм алар өчен дә яшьләр тавыш бирде.
.