Татарстанлылар «Россиянең ирекле ярдәмчеләре – 2020» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

2020 елның 5 декабре, шимбә

Татарстаннан 4 катнашучы «Россиянең ирекле ярдәмчеләре – 2020» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.

“Өйдә - музей” проекты белән Карина Мирзаева “Ярдәм итәр өчен туганар” номенациясендә җиңүгә лаеклы дип билгеләнде. Проект кысаларына мөмкинлекләре чикле булган иң катлаулы авырулы балаларга ирекле ярдәм күрсәтелә. Мондый балалар аерым балалар өчен чаралар үткәрелгәндә дә читтә кала. Күп кенә кешеләр хәтта андыйларның барлыгын белми йөри.

““Иммунитет+” проекты авторы Раина Латфуллина исә “Йөрәк белән саклап” номенациясендә өченче урынга чыкты."Волонтер-медиклар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлегенең «Иммунитет» проекты эшчәнлеге яшь һәм булачак ата-аналар, югары сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында иммунопрофилактика турында дөрес мәгълүматны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Проект вакциналаштыру мәсьәләләрендә медицина грамоталылыгының дәрәҗәсен күтәрүгә багышлаган. Белем бирү дәресләре Татарстан Республикасы территориясендә шәхси очрашып та, читтән торып та уздырыла.

Шулай ук, бронзаны, “Әйләнәмдә” номенациясендә “Раифа сукмагыннан минем белән” проекты яулады. Проект авторы, Рената Хакетдинова, дуслары белән сугышта катнашкан авылдашлары турында Җиңү юбилеена багышланган видеороликлар циклы эшләгән. Бу материаллар "Батырлык сукмаклары"нигезенә ятты. Проект Раифа авыл җирлеге буенча универсаль танып-белү сукмагын һәм 5-8 объектка баруны үз эченә алган 5 тематик маршрутны тәшкил итә.

Ә Ольга Спиридонова “Энәдән игелек" проекты белән “Күңел белән яшь" номинациясендә бишенче урынны яулады. 2019 елның көзендә ул «Энәдән игелек» проектын башлап җибәрде: сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләренә һәм әбиләренә анда бушлай тегәргә өйрәтәләр. Проектның идеясе -  катнашучыларның үз куллары белән нәрсә дә булса эшләргә өйрәнүдә: әйтик, өй киемнәре, дизайн предметлары. Барлык эшләнмәләрне дә өйгә алып, хәйрия ярминкәләрендә сатарга һәм, шул рәвешле, гаиләнең матди хәлен бераз яхшыртырга мөмкин.

Җиңүчеләрне һәм призерларны видеоконференция режимында Россия Президенты Владимир Путин котлады: «Мин очрашуда катнашучыларның һәрберсенә мөрәҗәгать итәм. Сезнең барчагызга да ярдәм күрсәтү өчен без өстәмә көчләр куярга тиешбез. 15 миллионнан артык ярдәмченең барысы да иҗтимагый танылуга һәм бүләккә генә түгел, ә халкыбызның ихлас ихтирамына лаек. Тормышның теләсә нинди өлкәсе волонтерлык һәм ирекле хәрәкәт белән колачланган. Йөрәк кушуы буенча, сез иң авыр хисләр тудырган җиргә барасыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне үзегез табасыз. Кешеләргә бу ихлас ярдәмегез - сезнең аерым көчегез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм уңышлар телим!».

Конкурсантлар өчен бу – өр-яңа этап башлангычы. Финалдан соң, ел дәвамында социаль инициативалар лидерлары конкурс проектларын акселерацияләү программасында остазлар белән эшләячәк. Алар үз проектларын яхшырту, шәхси һәм һөнәри үсеш өчен яңа коралларга ия булу мөмкинлегенә ирешәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең ирекле ярдәмчеләре – 2020» Бөтенроссия конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларының берсе. Аның финалына 210 проект чыкты, ә халык тавыш бирүе кысаларында катнашучылар проектлары өчен 84 597 тавыш бирелде. Җиңүчеләр үзара бүлешкән конкурсның гомуми грант фонды 90 млн сумны тәшкил итә. 2015 елдан башлап, илдә ел саен ирекле ярдәмчеләр форумы уздырыла, ә 2018 елда ул ирекле ярдәмче (волонтер) елы халыкара статусына ия булды. 2019 елда форум Россия Президенты Владимир Владимирович Путин катнашында Сочида узды, анда җиңүчелекне Татарстаннан Инесса Клюкина яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International