Татарстан студентлары «Ел студенты» Россия милли премиясендә җиңүчеләр исеменә лаек булды

2020 елның 6 декабре, якшәмбе

Уңышка юл - үз көчеңне даими сынап карау һәм үзеңнең иң яхшысы икәнлегеңне исбатлауда! Бу сүзләр республикабыз студентлары өчен “РФ Ел студенты – 2020” Россия милли премиясендә үзләрен кабаттан иң яхшы яктан күрсәтүгә зур этәргеч булды.

Катнашучылар үзпрезентациясеннән, лауреатлар һәм җиңүчеләрне бүләкләүдән торган беренче этап 2-6 декабрь көннәрендә үтте.

Финал этабында катнашу өчен гаризаны 15 000 студент бирде, шуларның 1000 генә финалга чыкты, алар арасында Россия Федерациясенең 66 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да катнашучылар бар иде.

Илдә барган эпидемиологик ситуация шартларында, конкурсның өченче этабы бу елда онлайн-режимда үтте. Шулай да, әлеге факт татарстанлыларга республикабызны иң яхшы яктан күрсәтергә, аның мөмкинлекләр территориясе, үсеш мәйданы икәнен кабаттан дәлилләргә киртә булмады.

РТ студентлары барлык 23 номенациядә дә финалга узды, шуларның күбесендә җиңү яулады:

«Елның ирекле берләшмәсе» номинациясендә ҖИҢҮЧЕ –"Казан медицина көллияте" Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары ирекле хәрәкәте;

 «Студентлар ел медиасы» номинациясендә ҖИҢҮЧЕ – "Казан медицина көллияте" ДАҺБУ матбугат үзәге;

 Югары уку йортлары арасында «Елның ирекле ярдәмчеләр берләшмәсе» номинациясе ЛАУРЕАТЫ - "КФУ – игелекле кешеләр планетасы" ирекле ярдәм күрсәтүчеләр үзәге;

Югары уку йортлары арасында «Студентлар ел медиасы» номинациясе ЛАУРЕАТЫ -Казан ДМУ студентлары матбугат үзәге;

 Балалар - яшүсмерләр берләшмәләре арасында «Елның патриотик берләшмәсе» номинациясе ЛАУРЕАТЫ –  “Мамадыш политехника көллияте”нең “Хәтер” берләшмәсе.

 Югары уку йортлары арасында «Елның патриотик берләшмәсе» номинациясендә ЛАУРЕАТ - "Легион" хәрби-патриотик оешмасы;

 Югары уку йортлары арасында «Юридик үзәк» номинациясендә ЛАУРЕАТ –КФУ студентларының башлангыч профсоюз оешмасының юридик үзәге;

Балалар - яшүсмерләр берләшмәләре арасында «Ел рәисе» номинациясендә ЛАУРЕАТ - Илдар Мостафин.

2021 елның гыйнварында премия лауреатлары һәм җиңүчеләре «РФ Ел студенты – 2021» премиясен гамәлгә ашыру һәм бүләкләү турында фикер алышу өчен  «Сенеж» идарә остаханәсенә чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International