Татарстан студентларын «Кунакчыллык осталары» бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

«Кунакчыллык осталары» II россиякүләм бәйгегә катнашу өчен Татарстан студентларын чакыралар.Беренче бәйге 2020 нче елның октябрь аенда үтте. Бәйге кысаларында 21 меңләп кеше үзләренең идеяләрен тәкъдим иттеләр. 15 катнашучы туризм һәм кунак каршылау өлкәсендә проектларны тормышка ашыру өчен грант алды.Беренче бәйгедә катнашучыларның 25% ы 30 яшькә кадәрле яшь кешеләр иде. «Россия яшьләре» оешмасы «Россия – мөмкинлекләр иле» белән берлектә «Кунакчыллык осталары. Студентлар» дип аталган махсус трек ачты.
 Перспектив дип саналган проектларны яклау, аларның иң яхшыларын регионнарга таратып, бәйге оештыручылары грантлар санын күтәрүне күздә тоталар.
«Кунакчыллык осталары» бәйгесе җитәкчесе Евгений Малыгин  Россия Федерациясенең эчке туризмы үсеше өчен кадрлар резервы әзерләү бу бәйгенең бурычы булып тора, дип билгеләп үтте.
Бу бәйге «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында оештырылды. Ул өч этапта үтә. Беренче этапта катнашучылар  дистанцион формада тест үтәләр. Алга таба студентларга иҗади биремнәр тәкъдим ителә. Шуннан соң алар үзләренең авторлык проектларын эшли башлаячаклар.Алга таба  Россиянең дүрт уникаль регионы мәйданчыкларында көндезге этап башланып китә: ярымфинал җиңүчеләре «осталык көрәше»ндә көч сынашачаклар. Дистанцион этапта  иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр «Россия яшьләре» рәсәйкүләм форумда чыгыш ясау мөмкинлеге алачаклар.«Кунакчыллык осталары» бәйгесе җиңүчеләре 1,5 млн сум күләмендә грант алачаклар. Шул юнәлештә магистратурага кергәндә өстенлектән файдаланачаклар. Аларның остазлары  әйдәүче экспертлар һәм «Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчеләре булачак.
«Кунакчыллык осталары» бәйгесендә катнашу өчен, 2021 нче елның 15нче гыйнварына кадәр проект  сайтында гариза бирергә кирәк.
«Кунакчыллык осталары. Студентлар» трегы «Россия яшьләре», «Россия яшьләр берлеге» һәм кунакчыллык индустриясенең (ОСИГ) илкүләм берлеге ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның төп бурычы – студентларның иң кызыклы башлангычларын ачыклау,  туризм һәм кунак кабул итү өлкәсендә талантлы яшьләрнең мөмкинлекләрен күзаллау. Бу юнәлештәге һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү.  
Бәйгегә «Кунакчыллык осталары.2020» сайтында 2021нче елның  15нче гыйнварына кадәр балигъ булган  һәр Рәсәй гражданины гариза җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International