«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы «Топ Блог» проекты белән берлектә халык тавыш бирүен башлап җибәрде.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә, популяр блогерларның Россиянең кайсы регионнарына барачагы билгеләнәчәк. Социаль челтәрләр кулланучылар «Топ Блог» проектының танылган катнашучылары юл тотасы ил төбәкләрен сайлый алачак.
Блог-турга Рунетның инде күптән уңыш казанган, киң танылган блогерлары да кушылачак: тележурналистка Елена Летучая, Comedy Woman актрисасы Наталия Медведева, җырчы Mia Boyka, сценарист һәм актер Шевги Ахадов, актер Сергей Романович һәм башкалар. Конкурс остазлары төбәкләрдә яшәүчеләр өчен социаль челтәрләрне алып бару буенча бушлай мастер-класслар үткәрәчәк.
Тавыш бирү 2021 елның 25 гыйнварына кадәр сузылачак, аның нәтиҗәсендә, претендентлар исемлеген тәшкил иткән шорт-лист формалашачак. Киләсе елның 15-25 февраль көннәрендә финал этабы узачак: Эксперт киңәшмәсе биш абсолют җиңүчене һәм ун призерны билгеләячәк.
Татарстан өчен инде хәзердән үк https://vk.com/wall-162671848_12859 сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.
Моннан тыш, барлык теләүчеләргә, әйдәп баручы блогерлар һәм экспертлар тарафыннан шәхси аккаунтны үстерү, социаль челтәрләрдә кызыклы һәм оригиналь контент булдыруга өйрәүче «ТопБЛОГ» проекты 4 тректан тора: Инстаграм, ТикТок, ВКонтакте һәм Яндекс.Дзен.
Катнашучылар, шуларның берсен сайлап, бары шул юнәлештә генә белем алуны дәвам итәчәк.
Регистрация үткәннән соң, булачак топблогерга биремнәр җибәрелә, аларны башкарган өчен лайклар күчереләчәк. Әгәр катнашучы, укуларны калдырып, дәресләргә керми икән, ул киләсе этапка күчә алмаячак.
Иң сәләтлеләр һәм тырышларны финалга кадәр барып җитү көтә. Җиңүчеләргә реклама контрактлары, Россия шәһәрләре буенча блог-турда катнашу мөмкинлеге биреләчәк.
14 яше тулган, социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары бар һәм, үз блогын ТикТок, Инстаграм, ВКонтакте яки Яндекс.Дзен платформаларында үстерергә теләүчеләр өчен. Фолловерлар саны мөһим түгел