Дүшәмбе, 14 декабрь көнендә, ТР Яшьләр эшләре министрлыгында ведомствоның 2021 елга корылган максат һәм бурычларын җәмгыяви формалаштыру проектын реализацияләү буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, Иҗтимагый совет утырышы видеоконференция режимында утәчәк.
Утырышта массакуләм мәгълүмат чаралары һәм республикабыз гражданнары, алдан регистрация үтеп, онлайн һәм офлайн форматта катнаша алачаклар. Теркәлү өчен форма тутырырыга кирәк.
Республикабыз халкының тавыш бирүе нәтиҗәләре белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ТР Дәүләт хакимияте башкарма органнарының куелган максат һәм бурычларны җәмгыяви формалаштыру проекты гамәлгә ашырыла. Гражданнар исә экспертлар белән берлектә хакимият органнары өчен бурычлар формалаштыралар.
Үткәрү урыны: Сафьян ур., 5, актлар залы.
Утырыш 2020 елның 14 декабрендә 14:30 сәгатьтә узачак.
Анкеталарны pr.minmol@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Карау вакыты-3 эш көне. Гаризалар 12.12.2020 көнгә кадәр кабул ителә.