Медицина отрядлары чираттагы тапкыр республика районнарына киләчәк

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

   2020 елның 9-13 декабрендә «Медицина десанты» ирекле акциясе кысаларында ике отряд Татарстан Республикасының Зәй һәм Лениногорск районнарында булачак. Эшнең төп блогы булып ВИЧ һәм СПИД авыруларына каршы профилактик чаралар торачак

   Акциядә Казан дәүләт медицина университетының һәм Казан медицина колледжының студентлары  катнашачаклар. Отрядларның хезмәт эшчәнлегенең төп басымы ВИЧ һәм СПИД темасы буенча гражданнарга мәгълүмат бирүгә, ВИЧ-уңай гражданнарга карата  дискриминацияне киметүгә һәм халыкны ВИЧ-инфекциягә тестлауга мотивлаштыруга юнәлтеләчәк. Казанда «Медицина десанты» катнашучылары ВИЧка тест үткәрү һәм консультация бирү мәсьәләләре буенча укулар уздылар. Республика районнарында студент-медиклар түләүсез аноним экспресс-тест үткәрәчәкләр һәм әлеге мәсьәлә буенча консультация бирәчәкләр.

     Район халкы белән эшләүнең традицион блогы авыл җирендә яшәүчеләргә медицина, адреслы медицина, һәм социаль ярдәм күрсәтү булачак. Мәктәпләрдә һәм колледжларда студент-медиклар беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар, коронавирус йогышлы авыруына каршы профилактика һәм аңа каршы тору чаралары һәм гигиена тәрбиясе турында әңгәмәләр оештыралар һәм социаль ярдәм күрсәтү булачак.
«Медицина десанты» акциясе үткәрүгә 2019 елның кышында Татарстан Республикасы Зәй районында узган Идел буе федераль округының «Медицина десанты» акциясе башлангыч булып тора. Акция барышында Идел буе федераль округының 7 регионыннан медицина отрядларының 20 катнашучысы 11 торак пунктка булдылар, анда 350дән артык кешегә адреслы, социаль һәм медицина ярдәме күрсәтелде.

    Киләсе чыгу «Медицина десанты» тарихында бишенче булачак һәм үз эченә яңа эш блогын: бу авыру чагыштырмача күп таралган районнарда  халык  арасында ВИЧ һәм СПИД авыруына каршы  профилактика чаралары тора.

   Чара «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге»арасында хезмәттәшлек һәм партнерлык турында килешү кысаларында узачак.

Акциянең партнеры - «Профилактика һәм инициатива» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Ә чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының 2020 елда балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча алынган грант акчалары хисабына тормышка ашырылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International