ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин коррупциягә каршы актив көрәш алып барулары өчен яшьләргә рәхмәт белдерде

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Казан IT-паркында коррупциягә каршы VII Республика яшьләр форумы старт алды.Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, ТР хакимият органнары җитәкчеләре, уку йортлары ректорлары, коррупциягә каршы студентлар комиссиясе рәисләре, республика яшьләр хәрәкәте һәм профсоюзлары активистлары, студентлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Форумның төп мәсьәләсе буларак, яшьләр тәкъдимнәре буенча сүз алышу чыкты. Алар арасында – Югары уку йортларында урыннар санын арттыру, чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе буенча халык белән аңлату эшләре алып бару, тулай торакларда урыннар бирүне һәм аларда яшәү шартларын җайга салу, Югары уку йортлары имтиханнарында җәмәгать күзәтүчеләрен бүлеп бирү.

 Фәрит Мөхәммәтшин билгеләве буенча, яшь буын, Татарстанда коррупцияне «тамырыннан» өзеп ату өчен актив һәм нәтиҗәле эш алып бара.

«Бу елда мин шактый материаллар анализладым. Шуны әйтергә кирәк, узган ел күрсәткечләре буенча, Татарстанда коррупция 10,5 %тан 8,5 %кә төшкән», - дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Шулай ук, дискуссия барышында грант белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде, аерым алганда, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимованың: «Татарстанда күп кенә грант мәйданчыклары бар. Әмма күп кенә ведомстволар грант акчаларының ничек тормышка ашырылуы турында хисап тапшырмый. Системаны ничек ачык итәргә?» соравы яңгырады.

Фәрит Мөхәммәтшин грантларның максат билгеләнешен белү әһәмиятен һәм аның халык алдында каралырга тиешлеген билгеләп үтте.

«Безгә нәтиҗә булу мөһим», - дип белдерде ул.

Ә Алла Кондратьева теләсә кайсы кеше грандка бирә ала торган платформалар барлыгын аңлатты. Шулай ук ул гаризаның читтән торып һәм турыдан-туры этапта үтүен әйтеп узды.

Моннан тыш, коррупциягә каршы форум барышында «ТР Студентлар лигасы» президенты Руфат Кыямов тулай торак һәм анда урнашуның сорау калдырган мәсьәләләрен дә күтәрде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җавап итеп: «Моңа ничек каршы барып була соң? Бу дөрес. Әлеге эшне җайга салу өчен әле алга таба фикер алышачакбыз».

Моннан тыш, форумда күргәзмә экспозициясе, шулай ук Татарстан Республикасында коррупциягә профилактика үткәрү мәсьәләләренә багышланган мәгълүмати материаллар һәм стендлар күрсәтелде.

Форумның йомгаклау өлешендә «Коррупциягә каршы марафон — 2019» кысаларында, коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Форум мәйданчыгын оештыручылар буларак, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте һәм «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International