Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» яшьләр оешмасы «Җиңү» милли премиясе номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды

2020 елның 11 декабре, җомга

    2020нче елның 9-11нче декабренда  Мәскәүдә «Истә тотарга – димәк, белергә» дип аталган Бөтенроссия патриотик форумы узды. Анда дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Россия җәмгыятендә патриотик караш формалаштыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша.

Форум кысаларында «Җиңү»  милли премиясен тапшыру тантанасы узды.

 Исегезгә төшерәбез,премия 11 номинация буенча беренче тапкыр тапшырыла: «Ел проекты», «Шәхси үрнәгең белән», «Яңа генерация», «Сугыш турында хәтер заманча технологияләр һәм форматлар аша», «Елның мәгариф проекты», «Фәнни проект», «Безгә хәтер ышанып тапшырылды», «Мәдәни проект», «Корпоратив катнашу», «Хәтер һәм Дан елының иң яхшы төбәк дирекциясе», «Уңышлы старт/яңа традицияләр» һәм «Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү буенча иң яхшы Патриотик проект».

        Премиянең номинантлары - 47 оешма, проект, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм волонтерлар. Лауреатлар халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнде.

Татарстан Республикасы иң актив дирекцияләр арасына керде. Моннан тыш, Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы «Иң яхшы эзтабарлар отряды» категориясендә «Безгә хәтер ышанып тапшырылган» номинациясендә җиңүче булды.Татарстан Республикасы эзләнү хәрәкәте тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә берничә ел дәвамында иң яхшыларның берсе дип таныла.

 Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проектына йомгак ясалды һәм аның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы II урынны алды. «Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча законнарны иң тулы, төгәл үтәү» номинациясендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урын – Башкортстан Республикасы; II урын – Татарстан Республикасы; III урын – Оренбург өлкәсе.

Үткәрү форматына үзгәрешләр кертелүгә карамастан, төбәктәге барлык чаралар да югары дәрәҗәдә узды. Акция онлайн режимда да, офлайн форматта да үткәрелде һәм бик күп катнашучылар аудиториясен җыйды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International