Бүген «8-800-2000-122 бердәм гомүмроссия номерлы балалар ышаныч телефонына 10 ел. Проектны төбәкләрдә реализацияләү» дип аталган республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда барлыгы, шул исәптән, онлайн форматта да, 53 кеше катнашты, алар арасында балалар ышаныч телефоны, телефон аша Татарстан Республикасы балаларына һәм яшьләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре булды.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясады.
В рамках семинара участники обсудили итоги работы за 2020 год и вопросы, которые вызвали затруднения у консультантов детского телефона доверия. Также коллеги из Архангельской и Кемеровской областей поделились опытом по организации работы и продвижению детского телефона доверия среди детей, подростков и их родителей. В рамках семинара состоялась торжественная церемония награждения победителей Республиканского конкурса профессионального мастерства сотрудников служб детского телефона доверия, а также награждение к 10-летию работы детского телефона доверия сотрудников линий благодарственными письмами и почетными грамотами Министерства по делам молодежи Республики Татарстан.
Семинар кысаларында катнашучылар 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм балалар өчен ышаныч телефоны консультантларында кыенлыклар тудырган мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Архангельск һәм Кемерово өлкәләреннән килгән коллегалар, шулай ук, балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре арасында балалар ышаныч телефонын эшләү һәм алга этәрү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Семинар кысаларында балалар ышаныч телефоны хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, шулай ук, балалар ышаныч телефонының 10 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләү үтте.