Яңа ел алды көннәрендә Кыш Бабай «Игелекле Татарстан» марафонына старт бирде. Татарстанның ирекле хезмәт кылучылары инде марафонны үз итәргә өлгерде, син дә кушылырга ашык! Катнашу өчен, матур теләкләреңне видеомөрәҗәгатькә яздырырга кирәк. Теләкләреңне республика халкына, якыннарыңа, әти-әниеңә, балаларга, дусларга, хезмәттәшләреңә, һәм, гомумән, бөтен планетага юллый аласың, чөнки бу елны инде җир шарының барлык адәм баласы шуны аңлады: #БезБергә булганда гына, бар нәрсәгә ирешергә була! Видеоны инстаграмда (горизонталь формат) яисә Тик-Токта (вертикаль формат) урнаштырырга мөмкин.
Видео тасвирламасыда #ДобрыйТатарстан, #ИгелеклеТатарстан, #ДобрыйНовыйгод кебек хештеглар кую әһәмиятле. Кыш бабай һәммәгездән, аеруча балалардан котлау сүзләре көтеп кала: 7-13 яшьлек дуслары өчен ул хәтта бүләк тә уйнатачак! «Сезнең изге теләкләрегезне миллионлаган кеше күрер, аларны күреп, күпме халык җылылык, игелеклек тояр, яңа ел кәефен тояр. Иң якты, изге теләкләр авторлары, әлбәттә, яңа ел бүләкләреннән калмас. Бергә булганда, без яңа ел кәефе булдырырбыз һәм могҗизаны чынбарлык итәрбез!», - дип билгеләде Кыш Бабай. Кыш бабай мөрәҗәгатен сылтама буенча карый аласыз.