Рөстәм Миңнехановка Татарстан яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартын тәкъдим иттеләр

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

     Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе урынбасары Григорий Гуровка яшьләр үзәкләрен яңарту программасы кысаларында яшьләр үзәкләре эшчәнлеге Стандартын тәкъдим иттеләр.

Очрашу «Нур»яшьләр үзәгендә узды. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев та катнашты.ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов үз чыгышында министрлыкка нигез салынганнан бирле яшьләр үзәкләрен яңарту приоритетларның берсе булуын билгеләп үтте.

 Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республикабызның 27 районында 37 яшьләр үзәге эшли, аларның гомуми мәйданы 69 652 кв. м.

   Дамир Фәттахов ассызыклаганча, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бурычы-бу объектларны яшьләр арасында киң таралышын һәм кирәкле булуын тәэмин итү. Моның өчен аларның инфраструктурасы һәм дизайны, контенты һәм тулылыгы актуаль булырга тиеш, ә иң мөһиме — яшьләр белән һәрвакыт бер дулкында булган кадрлар. Моңа кадәр яшьләр үзәкләренең бердәм эш стандарты юк иде: функциональ зоналашуга бердәм якын килү, тышкы кыяфәте һәм интерьерлар искергән һәм җәлеп итүчәнлеге булмаган, максатчан аудиторияне аңламаган, һәм, нәтиҗәдә, анда узган проектлар һәм чаралар яшьләр өчен кызык түгел иде.

Шуның нәтиҗәсендә, яшьләр үзәкләре һәм яшьләр сәясәтенең башка учреждениеләренә сәүдә үзәкләре һәм кафелар белән көндәшлек итү катлаулана бара.

ТР Яшьләр эшләре министры сүзләренә караганда, яшьләр үзәкләре белән эшләү принциплары яңадан каралган, илебез һәм чит ил тәҗрибәсе анализланган һәм өч төп мәйданчыкта эшнең төп принциплары булдырылган: инфраструктура һәм ремонт, кадрлар һәм программа белән тәэмин итү. Болар барысы да яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартына нигез булып тора.Ул урыннарда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның челтәрле форматын тәэмин итә һәм яшьләр үзәкләрен эшләтеп җибәрү һәм эшләренең  технологик процессын билгели – идеядән башлап, бинаны анализлау, концепция төзү өчен тикшеренүләр уздыру, ремонт вакытында архитекторлар һәм подрядчылар белән хезмәттәшлек итү, шулай ук ремонт тәмамланганнан соң, яшьләр үзәге белән идарә итү, программа белән тәэмин итү һәм идарә итүне тәэмин итә.

     «Бүген теләсә нинди ремонт һәм төзелеш төгәл концепциядән башлана, һәм бу принцип буенча безнең районнардагы хезмәттәшләребез уңышлы эшләп килә. Аларның һәркайсы ремонттан соң нинди объект булачагын, үзәктә һәр локациянең нинди куллану сценарияләрен күздә тотуын белә инде-моның өчен алдан тикшеренүләр, иҗтимагый фикер алышулар һәм яшьләр белән дискуссияләр үткәрелә», - дип билгеләп үтте ул.

Кадрлар белән эшләү өчен Корпоратив университет булдырылды, аның кысаларында яшьләр үзәкләре җитәкчеләре һәм аларның командалары, шулай ук архитекторлар, проектлаучылар, башкарма комитетлар белән хезмәттәшлек итү өчен «Яшьләр мохите объектларын яңарту институты» АКБО төзелде.

    Дамир Фәттахов: «Яшьләр үзәге — ул яшьләрнең үз-үзләренең үсешен тормышка ашыру өчен киңлек, анда катгый кысалар һәм кагыйдәләр юк. Иҗади эксперимент, аралашу һәм үсеш өчен ачык Пространство. Креатив яшьләрне, ирекле һәм эшчәнлекне җәлеп итү үзәге. Яшьләр үзәгендә барлыкка килә торган проектлар һәм инициативалар, яңартып, җанландырып, шәһәрдә һәм районда тормышка ашырыла.Өч ел эшләү дәверендә 14 яшьләр үзәге ремонтланды. Корпоратив университет кысаларында Яшьләр үзәкләренең 36 директоры белем алды». Модернизациягә бердәм караш яшьләр үзәкләре өчен генә түгел, ә лагерьлар һәм яшүсмерләр клублары белән эшләү өчен дә мөһим.Шуңа күрә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы яшүсмерләр клублары һәм лагерьлары буенча стандарт булдыру максатын куя. «Ышанам, безнең тәҗрибә һәм яшьләр үзәкләре эшчәнлегенең Стандарты Россиянең башка төбәкләрендә дә кызыклы булачак», – дип нәтиҗә ясады министр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International