Бүген Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының белем бирү модуле старт алды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бүген Казанда «Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» юнәлешле халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең проект офисы эшчәнлеге кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының белем бирү модуле старт алды.

Белем бирү модуленең ачылу тантанасында яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты.

Белем бирү модуле 14-15 декабрь көннәрендә үтә, семинарлар, лекцияләр, шулай ук Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы киңлегендә эшләүче дипломатлардан мастер-классларны үз эченә ала.
Белем бирү модуленең максаты – Россия яшьләрен дипломатия һәм дипломатик этикет нигезләре, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең мәдәниятара үзенчәлекләре, шулай ук «Россия-Ислам хезмәттәшлеге оешмасы»линиясе буенча халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүдә яшьләрнең роле турында белем бирү юлы белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләр белән диалогны үстерүгә җәлеп итү.

«Без сезне ИХО проект офисы аша Россия һәм ИХО илләре хезмәттәшлеге кысаларында яшьләр повесткасын формалаштыруда актив катнашырга чакырабыз», - дип билгеләде Григорий Гуров.Тимур Сөләйманов, үз чиратында, ИХО проект офисы чыннан да федераль дәрәҗәдә булсын һәм активны колачлау өлешендә гамәлләшсен өчен, Татарстанның башка төбәкләрне да җәлеп итү бурычын ассызыклады.

Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр дипломатиясе академиясе, «Сәләт» ТР  яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасының туризмны үстерү үзәге оештырды.

Исегезгә төшерәбез:2020нче елда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык  халыкара яшьләр хезмәттәшлеген дүрт юнәлештә алып баруны планлаштырылды:

  1. «Россия - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре);
  2. «Россия- БРИКС» ( Ульяновск өлкәсе, Ульяновск шәһәре);
  3. «Россия -   Арктик совет»   (Ямал-Ненец автономияле округы);
  4. «Россия – Үзәк Азия регионы »(Омск өлкәсе, Омск шәһәре)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International